Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның Студентлар көне белән котлавы

2023 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

Хөрмәтле студентлар, мөгаллимнәр!

Кадерле дуслар!

Сезне ихлас күңелдән Россия студентлары көне – яшьлек һәм оптимизм бәйрәме белән тәбрик итәм!

Студентлар көне 250 елдан артык билгеләп үтелә һәм күп буын студентларын берләштерә! Бүген алар – Татарстан Республикасында урнашкан югары уку йортларын белем алу, шәхси үсеш, һөнәри тормышка юл башы итеп сайлаган 143 меңнән артык егет һәм кыз. Ә аларның хыялларын тормышка ашырырга республиканың белем бирү һәм фәнни потенциалы ярдәм итә.

Узган ел Татарстанның өч югары уку йорты – Казан (Идел буе) федераль университеты, Казан милли тикшеренү технология университеты һәм Иннополис Университеты, алдынгы инженерлык мәктәпләрен булдыру буенча федераль бәйгедә катнашып, аның җиңүчеләре булдылар. Әлеге конкурста җиңүчеләрнең саны бөтен ил буенча 30 югары уку йорты гына булуын игътибарга алганда, бу – зур уңыш дип әйтеп була. Һичшиксез, бу җиңү безнең республика вузларында инженерлык фәнен, инженерлык мәктәбен, инженер белгечлекләрен үстерү өчен җитди ярдәм булачак.

Студентлык чоры – һәр кеше тормышында иң якты этапларның берсе, үзгә бер халәт,  гомер буе күңелдә саклана торган матур хәтирә.  Бу – яңа ачышлар, актив гражданлык позициясе формалашу вакыты. Биредә көн саен яңа офыклар ачыла, ә алынган белем-күнекмәләр һәм тәҗрибә киләчәккә ышаныч белән карарга мөмкинлек бирә.

Кадерле дуслар! Студент елларыгыз кызыклы вакыйгаларга, якты тәэсирләргә, лаеклы җиңүләргә бай булсын! Укудагы уңышларыгыз, тырышлык һәм зирәклегегез, тормышта үз урыныгызны табып, югары үрләр яуларга ярдәм итсен! Гомер юлыгызда сәламәтлек, бәхет, иминлек телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International