2023 елның 24 гыйнварында РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев видеоконференц-элемтә режимында округ киңәшмәсе үткәрде, анда 2022 елда Идел буе федераль округының иҗтимагый проектларын гамәлгә ашыруга йомгак ясалды һәм аларны үстерү буенча 2023 елга планнар каралды. Киңәшмәдә округ төбәкләренең иң югары вазыйфаи затлары урынбасарлары, иҗтимагый проектларны гамәлгә ашыруны һәм яшьләр сәясәте мәсьәләләрен алып баручы региональ дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре, төп федераль инспекторлар катнашты.
Киңәшмәне ачып, вәкаләтле вәкил урынбасары Олег Машковцев ассызыклаганча, округ проектларының төп бурычы сәләтле яшьләрне алга җибәрү, катлаулы тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү, массакүләм рәвештә спортны һәм яшьләр мәдәниятен үстерү. Әһәмиятле критерийлар арасында округ иҗтимагый проектларында катнашучыларның колачлануын даими рәвештә арттыру , шул исәптән аларда муниципаль берәмлекләрдә яшьләр катнашу мөмкинлеге .Округ төбәкләрендә иҗтимагый проектларны гамәлгә ашыру өчен җаваплы кешеләрнең аерым игътибары аларда катнашучылар санын киңәйтүгә һәм мәгълүмати озата баруга юнәлгән.
2023 елда ике иҗтимагый проект юбилей форматында узачак: ПФО «Туриада» һәм «Идел буе Аҗаганы» спорт-туристлык лагере унынчы тапкыр уздырылачак.
Яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру өлкәсендә төп вакыйга - «iВолга» яшьләр форумы булачак, ул ел саен анда катнашырга теләүчеләр саны буенча илдә лидер булып тора. 2022 елда Форумга гаризаларны 20 меңнән артык кеше бирде. Быел округның һәр төбәгендә беренче тапкыр мәгариф программасының аерым юнәлешен беркетергә карар кылынды. Традиция буенча конкурсларда җиңүчеләр иҗтимагый әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга Россия яшьләр һәм Идел буе федераль округы гражданлык җәмгыяте Фонды грантларын алачак.