Мәгариф министрының Россия студентлар көне белән котлавы

2023 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

Хөрмәтле дуслар!

Традиция буенча безнең илдә Татьяна көне   киң билгеләп үтелә. Бу искиткеч бәйрәм ел саен миллионлаган талантлы яшь кешеләрне берләштерә, аларга тиздән хезмәт эшчәнлеген башларга, җәмгыять һәм туган ил үсешенә шәхси өлеш кертергә кирәк булачак. Алар арасында булачак тәрбиячеләр, остазлар, педагогик югары уку йортлары һәм көллиятләр студентлары да бар.

Сезнең энергиягез һәм максатчанлыгыгыз  булачак һөнәрегездә уңышларга, зур  нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итәчәгенә шигем юк.

Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм, сезгә укуыгызда уңышлар,  рух көрлеге  телим.

Мәгариф министры Сергей Кравцов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International