Педагогик белгечлекләр буенча югары уку йортларына кабул итү арта, дип белдерде президент Владимир Путин. Соңгы ике елда үсеш якынча 10 мең кеше тәшкил итте, дип ассызыклады ул хөкүмәт әгъзалары белән үткәргән киңәшмәдә.
Дәүләт башлыгы сүзләренчә, бу педагог һөнәренең популярлыгы артуын күрсәтә. "Бу уңай трендка ярдәм итү өчен барысын да эшләргә кирәк", - диде президент.