Информатика буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы Төмән өлкәсендә узачак

2023 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

20сеннән 24 гыйнварга кадәр Татарстанның гомуми белем бирү оешмаларының 7-11 сыйныф укучылары өчен информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасының республика һәм төбәк этабы узды.

Информатика буенча олимпиадада республиканың 15 муниципаль районыннан һәм Чаллыдан, Казаннан 295 укучы катнашты.

Олимпиада 2 турда узды. Олимпиадада катнашучылар төрле катлаулыктагы 8 биремне үтәделәр.

Олимпиадада 2 нче лицей-интернаттан, Н.И.Лобачевский КФУ лицее, КФУ IT-лицее, Казан шәһәренең Вахитов районындагы 131 нче лицей, Бөгелмә шәһәре, Яр Чаллы шәһәре лицейларыннан  26 укучы җиңүче булды.

Әлмәт, Бөгелмә, Югары Ослан, Яшел Үзән, Лениногорск районнары, Әлмәт,  Чаллы һәм Казан шәһәрләреннән 109 укучы  призер булды.

Информатика буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы Төмән өлкәсендә 1-7 апрель көннәрендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International