Көнчыгыш телләре һәм Татарстан тарихы буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасы тәмамланды

2023 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

19 нчы гыйнвардан 20 нче гыйнварга кадәр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының “Дуслык” сәламәтләндерү-мәгариф комплексы базасында гомуми белем бирү оешмаларының 7-11 нче сыйныф укучылары өчен гарәп һәм төрек телләре,  Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча республика олимпиадаларының йомгаклау этабы уздырылды.

Төрек һәм гарәп телләре буенча олимпиада биремнәрен үтәү процессында катнашучылар әлеге телләрнең лексикасы, грамматикасы, морфологиясе буенча белемнәрен  һәм сөйләм теленә ия булуны күрсәттеләр.

Гарәп теле буенча олимпиадада 25 укучы , төрек теле буенча олимпиадада 93 укучы , Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча олимпиадада 111 укучы катнашты.

Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча  олимпиада биремнәрен үтәү барышында катнашучыларга Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның һәм Идел Болгары заманнарыннан алып бүгенге көнгә кадәр дәүләтчелекнең үсеш тарихын белергә кирәк иде. Олимпиадада катнашучыларны компетентлы жюри бәяләде, аның составына педагогика фәннәре кандидаты Марат Гыйбатдинов җитәкчелегендә Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Татарстан тарихы институтының профессорлар-укытучылар составы хезмәткәрләре бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International