Визит кысаларында ул ике фәнни-мәгариф киңлеге - "Геотехника" һәм "Төзелеш" үзәкләре белән танышты.
«Геотехника» үзәгендә Рөстәм Миңнехановны нигез һәм фундамент модельләрен сынау залын, шулай ук грунт әзерләү һәм механикасы лабораторияләр белән таныштырдылар. КДАТУ ректоры Рәшит Низамов аңлатканча, үзәк заманча приборлар һәм җиһазлар белән җиһазланган. Бу катлаулы геотехник шартларда фундамент конструкцияләренең ышанычлы эшләве белән бәйле фәнни-инновацион һәм гамәли бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирә. Гамәлдәге матди-техник база студентларны практикада укыту системасын камилләштерергә һәм кадрларны профильле тармаклар өчен яңадан әзерләү мөмкинлеген бирә.
ТР Президентына , үзәк эше төзелештә цифрлы технологияләрне нәтиҗәле кертергә, төзелеш технологияләрен камилләштерергә һәм халыкара төзелеш чемпионатларында катнашучыларны әзерләргә мөмкинлек бирә дип аңлаттылар. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов төзелеш мәйданчыгы макетын һәм заманча программа комплекслары белән җиһазланган компьютер сыйныфын карады.
Татарстан Президенты мәгариф киңлегенең мөмкинлекләрен югары бәяләде. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге мәйданчык вуз студентлары өчен дә, төзелеш тармагы вәкилләренең квалификациясен күтәрү өчен дә эшләргә тиеш.