Казан "Адымнар" мәктәбендә өлкән сыйныф укучылары өчен "Һава торышын алдан әйтеп торучы технологияләр" темасы буенча дәрес узды. Аны Татарстанда ясалма интеллект технологияләре буенча вәкаләтле вәкил Булат Җамалиев уздырды һәм видеоэлемтә буенча "Яндекс" төбәк проектлары җитәкчесе Дмитрий Кононов кушылды.
"Ясалма интеллект технологияләре төрле бурычларны хәл итүне җиңеләйтергә мөмкинлек бирә, мәсәлән, сәнәгатьтә ярдәм итә. Һава торышын алдан әйтү өчен шулай ук ясалма интеллект технологияләре кулланыла», - диде Җамалиев, дәресне ачып.