РФ Хөкүмәте премияләре

2023 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

Мәгариф өлкәсендә премия инновацион эшләнмәләр кертүгә, югары дәрәҗәдә һөнәри педагогик эшчәнлек алып баруга, шулай ук РФ мәгариф системасы өчен югары сыйфатлы уку басмалары булдыруга бирелә. Һәрберсе 2 млн сум күләмендә еллык 10 премия гамәлгә куелган.

Фән һәм техника өлкәсендә премия  принципиаль яңа технологияләр, җиһазлар һәм материаллар булдыру һәм киң куллану, уйлап табуларны гамәли тормышка ашыру, файдалы казылмаларны разведкалау һәм чыгару, сәламәтлек саклау һәм медицина, авыл хуҗалыгы, сәнәгать, төзелеш һәм ТКХ, ил оборонасы һәм иминлеге өлкәсендә фәнни эшләнмәләр өчке бирелә. Ел саен һәркайсы 2 млн сум ала торган 20 фәнни коллектив билгеләнә.

Яшь галимнәр арасында фән һәм техника өлкәсендә премия гариза биргән вакытка аларның яше 35 яшьтән артмаган галимнәр коллективларына өстенлекле өлкәләрдә эшләү һәм тикшеренү өчен бирелә. Барлыгы 7 лауреат билгеләнә (коллектив яки индивидуаль авторлар), алар 1 млн сум ала.

- Мәгариф өлкәсендә премия алу өчен, эшләр  10 февральгә кадәр эш көннәрендә 125009, Мәскәү, Брюсов тыкрыгы, 21 йорт, 134 адрес буенча кабул ителә.

- Фән һәм техника өлкәсендә  һәм яшь галимнәр арасында фән һәм техника өлкәсендә премияләр өчен эшләр 20 февральгә кадәр, шул ук адрес буенча кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International