Башлангыч сыйныф укытучылары өчен “Беренче укытучы” бәйгесе беренче тапкыр педагог һәм остаз елында узачак

2023 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Россия Хөкүмәте әгъзалары белән киңәшмә үткәрде. Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов педагог һәм остаз елында узачак чаралар планын тәкъдим итте. Алар арасында конкурслар, фестивальләр, форумнар, шулай ук укытучыларга ярдәм итү һәм аларның статусын күтәрү инициативалары бар.

«Без бүген кичергән темалар кебек һәр заманда да укытучы хезмәтенең, педагог эшчәнлегенең ролен һәм әһәмиятен ачык аңлыйбыз. Чөнки нәкъ менә укытучы безнең һәрберебездә дөньяга карашыбызның нигезләрен формалаштыра. Дәүләтебезнең тотрыклылыгы һәм киләчәге дә сизелерлек дәрәҗәдә шуңа бәйле. 2023 ел бездә Педагог һәм остаз елы дип игълан ителүе юкка гына түгел, -дип  билгеләп үтте Владимир Путин.

Сентябрьдә Педагог һәм остаз елына багышланган Зур педагогик диктант һәм Бөтенроссия дәресе , октябрьдә Зур укытучылар атнасы узачак. Традиция буенча һөнәри конкурслар оештырылачак, алар арасында «Россиянең ел укытучысы», «Россиянең ел тәрбиячесе», «Россиянең ел директоры»үтәчәк. Педагогларның үтенече буенча беренче тапкыр «Беренче укытучы» бәйгесе узачак.

Шулай ук,  ел дәвамында масштаблы һөнәри форумнар - Мәскәү халыкара мәгариф салоны, җәйге остазлык фестивале, класс җитәкчеләре форумы узачак.

Министр сүзләренчә, педагог һәм остаз елы кысаларында тәкъдим ителгән нәтиҗәле чараларның күбесе - "Мәгариф" илкүләм  проектын гамәлгә ашыру. Проект буенча 2022 елда куелган барлык күрсәткечләр дә үтәлде, дип өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International