"Корыч ничек чыныккан" романы һәм сугыш турындагы әсәрләр мәктәп программасына кайтачак

2023 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Россия мәктәпләренең белем бирү программаларына Николай Островскийның "Корыч ничек чыныкты" романы, Алексей Толстойның "Русский характер" хикәясе һәм Сергей Смирновның "Брестская крепость" повесте кайтачак.

Ведомство башлыгы Сергей Кравцов программага Александр Фадеевның "Яшь гвардия" романы, шулай ук Юрий Бондаревның "Кайнар кар" романы, Константин Симоновның "Артиллерия улы" поэмасы, Михаил Шолоховның "Тын Дон" роман-эпопеясе һәм башка әсәрләр кертелгәнен искә төшерде.

Исегезгә төшерәбез, бу әсәрләрне мәгариф программаларына кайтару идеясе Россия Президенты Владимир Путинның Ленинград блокадасын кичергән кешеләр белән очрашуында яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International