Александр Бугаев: «Туклану культурасын формалаштыру - балаларыбызның сәламәтлеге ул»

2023 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бу хакта Россия Федерациясе Мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев Дәүләт Думасында узган «Мәктәп ашханәсе: сыйфат, иминлек, ата-аналар контроле» түгәрәк өстәлендә сөйләде.

Александр Бугаев әйткәнчә, 2020 елдан башлангыч сыйныф укучылары ,  укыту режимына бәйле рәвештә,   бушлай кайнар туклану - иртәнге яки төшке аш алалар,

«Россия Федерациясенең 70 субъектында мәктәп туклануын оештыру стандартлары эшләнде инде, алар төбәкләр арасындагы аермаларны исәпкә алалар», - дип шәрехләде Мәгариф министрының беренче урынбасары.

Александр Бугаев сүзләренчә, Россия Мәгариф министрлыгы һәм төрле иҗтимагый оешмалар, сәяси партияләр һәм профильле ведомстволар вәкилләре өзлексез кайнар туклану сыйфатына мониторинг үткәрәләр. Кайнар линиягә килгән һәр шикаять тикшерелә һәм эшкәртелә.

Ул шулай ук проектны гамәлгә ашыру вакытында зур эш башкарылуын билгеләп үтте: башлангыч сыйныф укучылары өчен бушлай кайнар туклану системасын оештыру белән бәйле рәвештә барлык мәктәпләрдә диярлек кыенлыкларны бетерү мөмкин булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International