Россия Мәгариф министрлыгы һәм Россия «Белем» җәмгыяте укытучыларга һәм остазларга багышланган акция башлап җибәрә

2023 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Педагог һәм Россия Мәгариф министрлыгы остазы елында Россия «Знание» җәмгыяте белән берлектә «Укытучыңа, остазыңа рәхмәт әйт» акциясе уздырачак. Бу хакта Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов "Белем пространствосы" Бөтенроссия  марафоны нәтиҗәләре буенча Россия студентлары көнендә сөйләде.

Россия мәгариф министры билгеләп үткәнчә, яңа акция барлык теләүчеләргә остазларына рәхмәт белдерергә, аңа открытка язарга, яки котлап  шалтыратырга мөмкинлек бирәчәк.

"Минемчә, бу бик мөһим . Сер түгел, мәктәптә укуын тәмамлагач, барысы да укытучыларын искә төшерми. Ә укытучы, әлбәттә,  Президент әйткәнчә, - ул Җирдәге иң абруйлы  һөнәр, ул киләчәкне күзаллап һәм кешенең аякка басуына йогынты ясый. Минемчә, укытучыларга, педагогларга һәм остазларга мондый рәхмәт әйтү бик урынлы, - диде Сергей Кравцов.

Мәгариф марафонында чыгыш ясап, ведомство башлыгы ассызыклаганча, студент вакыты  - тормышның иң яхшы чорларының берсе, киләчәк белгечлек белән танышу һәм аякка басу чоры.

Ул бу чорда "укуга игътибарны юнәлтү" мөһим дип өстәде ул. Уку процессы  ул , гел белемнеңне арттырып тору, өстәмә белем алу. Бу - кызыклы кешеләр белән аралашу, гамәли бурычларны хәл итүне эзләү, эчке үсеш һәм белем. Йомгаклап, министр студентларга ирешелгәннәрдә тукталып калмауларын һәм алга баруын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International