25 гыйнварда Лаеш районының “Әкият” Столбище балалар бакчасы базасында “Мәгариф” илкүләм проектын гамәлгә ашыру чарасы буларак мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында санлы мәгариф мохите” дигән мәктәпкәчә белем бирү идарәләре методистлары өчен республика семинары узды. LEGO-конструацияләү, музыкаль интерактив җиһазлар, балалар мультипликациясе һәм башка цифрлы технологияләр буенча эш тәҗрибәсен Лаеш районы балалар бакчалары педагоглары тәкъдим итте.
Басмалардагы яңалыклар белән «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова таныштырды. ТР Мәгариф үсеше институты вәкилләре белән балалар бакчалары педагоглары өчен цифрлы технологияләр турында фикер алыштылар. Семинар азагында катнашучылар өчен «АйСиЭл - КПО ВС» АҖдә ИТ-компаниягә экскурсия оештырылды.