Рөстәм Миңнеханов Студентлар көнендә КФУ студентлары белән очрашты

2023 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

Россия студентлар көнендә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университетында булды. Ул Цифрлы трансформацияләр үзәген карады һәм студентлар белән аралашты.

Университет ректоры Ленар Сафин озатуында Татарстан Президенты медицина, биотехнологияләр, лексикология һәм пилотсыз очкычлар җитештерү өлкәсендәге студентларның фәнни проектлары белән танышты, вузда гамәлгә ашырыла торган стартап-проектларны бәяләде, шулай ук волонтерлык хәрәкәтләре һәм студотрядлар вәкилләре белән аралашты. Шулай ук ТР Президенты чит ил укучылары өчен татар теле дәресендә булды.

Очрашуда , Рөстәм Миңнеханов укучыларны  традицион студентлар бәйрәме - Татьяна көне белән котлады. "Монда иң актив, уңышлы һәм талантлы укучылар җыелды. Яшь булуына карамастан, сез төрле өлкәләрдә зур уңышларга ирештегез. Бу сезгә өстәмә конкурентлык өстенлекләре бирә», - диде ТР Президенты.

Ул КФУның илебезнең әйдәп баручы университетларының берсе булуын билгеләп үтте. "Сез тәҗрибәле укытучылар коллективына, бай тарихы булган вузга эләктегез. Биредә кадрлар әзерләү бик югары дәрәҗәдә. Студент еллары - иң бәхетле заман. Сезнең алдыгызда бөтен ишекләр ачык, алда күпме мөмкинлекләр бар. Безнең илебезнең киләчәге бүгенге студентлардан тора. Яңа сынауларны яшьләр генә җиңәргә сәләтле. Без сезгә таянабыз», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Укучылар  ТР Президентына үзләрен кызыксындырган сорауларны  бирделәр. Әңгәмә барышында,  чит ил югары уку йортларында укырга теләгән студентларның хәзер көнбатыш илләргә чыгу мөмкинлеге булмау турында да әйтелде. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бу юнәлештә эш алып барыла инде. Әйтик, «Алгарыш» программасы буенча 2022 елда 307 грант бүленгән, аларның өчтән бере Төркия , Берләшкән Гарәп Әмирлеге һәм башка илләрдә стажировка узу һәм укыту өчен.

 Волонтерлык темасына аерым кагылдылар. ТР Президенты ассызыклаганча, республикада ирекле хәрәкәт актив үсеш ала. Барлыгы 130 меңнән артык волонтер исәпләнә. "Бездә бер генә эре чара да волонтерлар катнашыннан башка узмый. Бүген бу төгәл төзелгән, махсуслаштырылган, яхшы әзерләнгән хәрәкәт. Аларга рәхмәт әйтәсем килә  һәм уңышлар телим”, - диде ул.

Ахырда Рөстәм Миңнеханов яшьләр өчен остазлык системасының мөһимлеген билгеләп үтте, шулай ук үзенең төп укытучысы итеп Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевны атады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International