Татарстанда тәрбиягә алган балалар абый-апалары укыган мәктәпләргә керә алачак

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

Татарстанда уллыкка  һәм кызлыкка алынган балалар абыйлары һәм апалары укыган мәктәпкә кабул итүнең өстенлекле хокукына ия. ТР Гаилә кодексына һәм мәгариф турындагы республика канунына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын VI чакырылыш ТР Дәүләт Советының 40 нчы утырышында депутатлар кабул итте.

Мәгариф оешмасына кабул итү конкурс яисә индивидуаль сайлап алу нигезендә гамәлгә ашырыла торган очраклар  искәрмә булачак.Закон проекты республика законнарын федераль канунга туры китерү өчен эшләнгән.

"Гаилә проблемаларына, гаиләне, аналарны һәм балачакны үстерү мәсьәләләренә без җитдирәк игътибар бирергә булдык. Бу килешү кысаларында әлеге закон проекты әзерләнде», - дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International