Түбән Каманың 38 нче лицеенда Нәкый Әхмәтшинның тууына 95 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе узды.
Кичәгә Нәкый Шәйхетдиновичның якыннары, дуслары, хезмәттәшләре һәм укучылары җыелды. Холлда экспозиция булдырылды, анда фотографияләр, төрле язмалар, аның хезмәт юлы турында басылган газеталардан кисемтәләр тәкъдим ителде. Күргәзмәдә тере скрипка, аккордеон һәм курай тавышы яңгырады.Очрашуда Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин катнашты. "Барысының да башында укытучы тора. Ул гади укытучы гына түгел , ул легенда иде, безгә юл салды, аның буенча без бүгенге көнгә кадәр атлыйбыз.” -диде ул.
Нәкый Шәйхетдин улы 1928 елның 20 гыйнварында ТАССРның Минзәлә районы Сарсаз-Тралы авылында туган. 1947 елда ул Минзәлә педагогия училищесын тәмамлый, Казан дәүләт педагогия институтына география факультетына укырга керә. Институтны тәмамлагач, Саба урта мәктәбендә география укытучысы булып эшли. 1952 елда КПССның Саба райкомының беренче секретаре итеп сайлана. 1956 елда педагогик эшкә әйләнеп кайта, шул ук елны Чаллыда Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче урта мәктәп директоры итеп билгеләнә.
1967-1974 елларда 1 нче урта мәктәп директоры, 1974 елның июненнән 1986 елның августына кадәр - халык мәгарифенең шәһәр бүлеге мөдире булып эшли.Әлеге вазыйфада эшләү чорында ул мәктәпләрнең, мәктәптән тыш һәм мәктәпкәчә учреждениеләрнең укыту-матди базасын ныгытуга зур игътибар бирде. 1986 елның августыннан лаеклы ялга киткәнче Накый Шәйхетдинович Түбән Кама педагогика училищесы каршындагы база мәктәбе директоры булып эшли. Шәһәрнең иҗтимагый тормышында актив катнашты. Шәһәр сугыш һәм хезмәт ветераннары советы президиумы әгъзасы булып сайланды. Аның инициативасы белән халык мәгарифе хезмәткәрләренең тармак ветераннар оешмасы оештырылды. Ул Түбән Кама халык мәгарифе музеен булдырды.
Бу кичтә аның турында бик күп җылы сүзләр һәм истәлекләр яңгырады. Түбән Каманың мактаулы гражданины истәлеген хөрмәтләү өчен килгән һәркемне матур җырлар һәм биюләр белән шатландырдылар.