26-28 гыйнварда Татарстанда рус теле буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Ярышта республиканың 29 муниципаль районыннан килгән 4-8 класс укучылары, шулай ук узган елгы олимпиаданың йомгаклау этабында җиңүчеләр һәм призёрлар катнашты.
27 гыйнварда олимпиадада катнашучыларга лингвистик биремнәрне үтәү тәкъдим ителде.
Рус теле буенча мәктәп укучылары республика олимпиадасының йомгаклау этабында компетентлы жюри, КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының рус теле һәм укыту методикасы кафедрасы докторлары һәм доцентлары эшләде.
Бөгелмә районының К.А. Сидоркина исемендәге 9 нчы гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Иван Андреев, Бөгелмә районының 2 нче лицееның 5 нче сыйныф укучысы София Асадулина, Яр Чаллы шәһәренең 77 нче гимназиясендә 6 нчы сыйныф укучысы Анна Коровина, Әлмәт шәһәренең 5 нче гимназиясендә 7 нче сыйныф укучысы Лика Молдаванова, Казанның Вахитов районы 96 нчы гимназиясенең 8 нче сыйныф укучысы Мария Молькова җиңүчеләр булды.
Татарстанның 19 муниципаль районыннан 103 укучы призер булды.