Россиянең төрле төбәкләреннән укучылар «Смена»да « Вдохновители» хәрәкәте программасында катнашачак

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

2-15 февральгә кадәр «Вдохновители» Бөтенроссия хәрәкәте   «Смена» Бөтенроссия балалар үзәгендә «В поисках мечты»   темасына беренче тематик программа уздырачак. Анда Россиянең 52 төбәгеннән 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге 160тан артык мәктәп укучысы катнашачак.

Ике атна дәвамында балалар галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, мәдәният осталары, эшмәкәрләр белән аралаша алачак. Аларны мастер-класслар, үз проектларын яклау, тематик форум һәм фестиваль, шулай ук "Смена" территориясендә арт-объект булдыру көтә. «Вдохновители» проекты Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла, ул фәндә, мәдәнияттә, сәнгатьтә, спортта, технологияләрдә, экологиядә, киберспортта югары нәтиҗәләргә ирешкән эшмәкәрләрне, галимнәрне, топ-менеджерларны, җәмәгать эшлеклеләрен, студентларны һәм укучыларны берләштерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International