20-22 февральдә Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Татарстан Республикасы ветераннар берлеге” сугыш ветераннары (инвалидлар) республика иҗтимагый оешмасының күчмә Кубогына кадетлар арасында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча XIV Республика спартакиадасы узачак. Спартакиада 14 ел дәвамында «Патриот» яшьләрнең спорт-патриотик һәм хәрби хезмәткә чакырылуга әзерлек Республика үзәге базасында уздырыла.
Ярышларда Татарстанның 15 дәүләт кадетлар гомуми белем бирү оешмаларыннан 150 бала катнашачак.
Спартакиаданың төп максатлары - ул барыннан да элек Ватанга карата мәхәббәтне чагылдыручы Россия патриотлыгын торгызу, Ватан алдында үзенең әхлакый бурычын аңлау, аның мәнфәгатьләрен яклауга әзерлек, Ватаныбызның героик тарихына хөрмәт тәрбияләү, хәрби хезмәттә, гадәттән тыш хәлләрдә һәм экстремаль шартларда шәхси сыйфатлар формалаштыру, шулай ук хәрби хезмәтнең абруен күтәрү.