Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгариф ветераны Ландыш Сәлаховны 70 еллыгы белән котлады

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Илгиз Халиков Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ветераны Сәлахова Ландыш Нәкыйп кызын 70 яшьлек  юбилее белән котлады һәм аңа “Мактаулы остаз” билгесе тапшырды.

Ландыш Нәкыйп кызы, 1975 елда Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлап, Яшел Үзән районының Раифа урта мәктәбендә немец теле укытучысы булып эшли башлый.Татарстан АССР Мәгариф министрлыгында 1986 елдан 2003 елга кадәр укыту-методика эше буенча инспектор булып эшләде.  Аның гомуми хезмәт стажы 40 елдан артык. Л.Н. Сәлахова белем бирү процессын һәм регионара хезмәттәшлекне укыту-методик ярдәм, нәшрият эшчәнлеге, төбәк дәреслекләрен һәм укыту-методик әдәбиятын эшләү һәм чыгару мәсьәләләрен җитәкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International