Россиядә яшьләрнең "Сила - в знании!” дигән яңа берләшмәсе төзелде. Ул нинди бурычлар куя

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Россиядә "Сила - в знании!балалар-яшүсмерләр берләшмәсе оештырылды. Аңа биш тематик юнәлеш: "Сила - в правде!"- тарихны тирәнтен өйрәнүче балалар өчен, җәмгыять белеме, туган якны өйрәнү, "Сила - в энергии!"- физиклар һәм робототехниклар өчен, "Сила - в технологии!"- үз профильләре белән информатика һәм математиканы сайлаганнар өчен -  "Сила - в слове!" - рус телен, әдәбиятын һәм креатив индустрияләрне яратучылар һәм "Сила - в открытии!” - география, биология, химия һәм экология  буенча.

Берләшмә кысасында укучылар мәгърифәтчелек чараларында, эчке интеллектуаль ярышларда катнаша, остазлар белән берлектә тематик проектлар оештыра алачак. Яңа берләшмә аерым предметларны тирәнтен өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International