Н.И. Лобачевский исемендәге конференциядә катнашучыларны бәяләү системасы үзгәрде

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Н.И. Лобачевский исемендәге укучыларның VIII Бөтенроссия (халыкара) фәнни конференциясендә катнашуга гаризалар алу дәвам итә.

Конференция 4-11 нчы сыйныф укучылары һәм 18 яшьтән дә өлкәнрәк булмаган урта һөнәри белем бирү программалары буенча белем алучылар өчен үткәрелә. Конференциягә КФУның төп юнәлешләренә туры килә торган табигый-фәнни һәм гуманитар белем өлкәләрендә башкарылган эшләр тәкъдим ителә.

Конференциянең эксперт советлары эшендә Казан федераль университетының әйдәп баручы галимнәре катнашачак.

Эшләре иң яхшы дип танылган  катнашучыларны I, II, III дәрәҗә дипломнары белән бүләкләячәкләр. Укучыларның иң яхшы эшләре конференция җыентыгында бастырылачак. Дипломнарның фәнни җитәкчеләре конференцияне гамәлгә куючылардан грамоталар алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International