Ни өчен кулланылган батареяларны чыгарып ташларга ярамый, агачларны ничек дөрес утырту һәм табигатьтә ял иткәндә урман янгынын ничек булдырмаска – боларны 1-9 сыйныф укучыларына экология һәм әйләнә-тирә дөнья буенча Бөтенроссия онлайн-олимпиадасы өйрәтәчәк. Интеллектуаль ярыш 31 гыйнвардан 27 февральгә кадәр “Экология” илкүләм проекты ярдәмендә узачак.
Олимпиада "Экология" илкүләм проектын ярдәме белән Учи.ру мәгариф платформасында узачак. Онлайн-ярышның төп бурычы - укучыларның табигать турындагы белемнәрен тикшерү генә түгел, әйләнә-тирә мохитнең һәр кеше тормышындагы дөрес гадәтләрдән ничек нык бәйле булуын күрсәтү дә.
Олимпиада балаларда аңлы һәм экологик фикерләүне тәрбияләргә һәм мәктәп укучыларын, аларның ата-аналарын һәм педагогларын эко-көн тәртибенә кертергә ярдәм итәчәк. Экология инициативасын оештыручылар өченче ел рәттән «Милли приоритетлар» АНО һәм Россия Табигать министрлыгы ярдәмендә Учи.ру мәгариф платформасы .
Быелгы олимпиадада 9 биремнең 3сендә “Экология” илкүләм проекты темалары интеграцияләнде: интерактив формат балаларга биотөрлелек, калдыкларны сортларга аеру, урманнарны торгызу һәм профилактикалау кебек мөһим темалар турында сөйләргә ярдәм итәчәк.
Онлайн-ярышларда катнашу өчен балага компьютер яки заманча браузер белән планшет һәм Интернетка чыгу да җитә. Онлайн-олимпиадага https://ecomir.uchi.ru/сайтында кушылырга мөмкин