Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы Россия Федерациясе Президентының «Хәрби хезмәткәрләрнең һәм кайбер федераль дәүләт органнары хезмәткәрләренең гаиләләренә ярдәм буенча өстәмә чаралар турында» 2022 елның 9 маендагы 268 номерлы Указына үзгәрешләр проектын эшләде. Тиешле документ хокукый мәгълүмат сайтында урнаштырылган.
2022 елның 29 декабрендәге 641-ФЗ номерлы Федераль закон белән махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләрнең балаларына, шулай ук 268 номерлы Указның 1 һәм 2 пунктларында санап үтелгән затларның башка категорияләренә мәгариф турындагы законга үзгәрешләр кертелде, аерым квота кысаларында бакалавриат һәм специалитет программалары буенча укырга керү хокукы бирелә, шулай ук әлеге хокукы булган затлар категорияләре исемлеге киңәя.