Проект ел саен “Нур” яшьләр үзәге һәм Шәһәр студентлар советы тарафыннан шәһәрнең башкарма комитетының яшьләр эшләре идарәсе ярдәмендә тормышка ашырыла. Сайлап алу турлары нәтиҗәләре буенча югары һәм һөнәри белем бирү учреждениеләренең 113 иң яхшы студентыннан финалга 16 номинациядә 47 лидер узды.
Студентларны муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина котлады. Исемле стипендияләрне Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина тапшырды.