Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре комиссиясе 2023 елгы Татарстан Республикасы Дәүләт премияләрен фән һәм техника өлкәсендә алуга эшләр кабул итә башлау турында хәбәр итә. Эшләр 2023 елның 1 мартына кадәр кабул ителә.
Татарстан Республикасы Дәүләт премияләрен алуга материаллар Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә эш тәкъдим итү һәм материаллар рәсмиләштерү тәртибе (тәртипнең яңартылган булуына игътибар итәбез) нигезендә рәсмиләштерелергә тиеш, аның белән Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе сайтында (http://www.antat.ru/ru/competitions/state_award/) һәм түбәндәге адрес буенча танышырга була: 420111, Казан шәһәре, Бауман урамы, 20, 302 бүлмә, белешмә өчен телефон: 292-67-72.
Материаллар шул ук адрес буенча кабул ителә.