Россия Президенты Владимир Путин Мәгариф һәм фән министрлыгына югары белем бирү программаларына Россия дәүләтчелеге нигезләре буенча махсус курс эшләргә һәм кертергә кушты. 22 декабрьдә узган РФ Дәүләт Советы утырышы нәтиҗәләре буенча йөкләмәләр исемлеге Кремль сайтында бастырылган.
"Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы "Россия дәүләтчелеге нигезләрен" югары белем бирү программаларына (модуль) эшләргә һәм кертергә", - диелгән документта.
РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков җаваплы итеп билгеләнде. Үтәү срогы - 2023 елның 1 августы.