Татарстанда 7-11 нче сыйныф укучылары өчен физика буенча республика олимпиадаларының Бөтенроссия һәм йомгаклау этаплары тәмамланды. Олимпиадада республиканың 15 муниципаль районыннан, Казаннан һәм Чаллыдан 189 гомуми белем бирү оешмасы укучысы катнашты. Олимпиада эксперименталь һәм теоретик турлардан торды.
Олимпиадада катнашучыларны компетентлы жюри бәяләде, аның составына Казан федераль университетының профессор-укытучылар составы хезмәткәрләре, КФУның чагыштырмалылык һәм гравитация теориясе кафедрасы мөдире, физика-математика фәннәре докторы Сергей Сушков җитәкчелегендәге физика укытучылары керде.