Фәнне популярлаштыручылар өчен грантлар конкурсына гаризалар кабул ителә башлады

2023 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы массакүләм мәгълүмат чараларына фәнни-популяр программалар авторларына, шулай ук киң аудитория өчен фәнне популярлаштыручы чараларны оештыручыларга грантлар бирү конкурсларында катнашуга гаризалар кабул итә башлый. Гаризаны 1 февральдән 3 мартка кадәр бирергә мөмкин.

Грант ярдәменең яңа программасы 2 конкурсны күздә тота: беренчесе - фәнни-популяр контент авторларына, икенчесе - фәнне популярлаштыручы чараларны оештыручыларга юнәлтелгән.

Грантларны үтәүнең мәҗбүри шарты - проектны массакүләм мәгълүмат чараларында һәм Интернетта мәгълүмати озата бару. Үткәрү тематикалары буенча чаралар шулай ук РФ фәнни-технологик үсеш стратегиясендә билгеләнгән фәнни-технологик үсеш өстенлекләренә туры килергә тиеш. Конкурска йомгак 2023 елның март ахырына ясалачак.Эш «Фән һәм технологияләрне популярлаштыру» федераль проекты кысаларында алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International