Әдәбият буенча мәктәп программасын өйрәнергә театр репертуары ярдәм итәчәк

2023 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

Укучылар дэрестэ үткән әсәрне , сәхнәдә күреп, аны чагыштыра алачаклар. Бу хакта Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов белән  Россия Федерациясе мәдәният министры Ольга Любимова очрашуында билгеле булды.

Россия мәгариф министры Сергей Кравцов заманча театрларда мәктәп программаларыннан әсәрләрне карауның мөһимлеген билгеләп үтте. Россия мәдәният министры Ольга Любимова сүзләренчә, әдәбият буенча мәктәп программасына ярдәм бөтен ил буенча тәэмин ителергә тиеш. Театрлар йөрү мөмкинлеге булмаган районнарда мәктәпләр укучыларга күрсәтү өчен спектакльләрне  яздырып алырга мөмкин.

Ольга Любимова төбәк театрларының мәктәп театрларына  шефлык системасын җайга салырга тәкъдим итте. Үз чиратында, мәгариф министры Сергей Кравцов мәктәп театрлары да шефлык итүче учреждениеләр куйган репертуар кую инициативасы белән чыкты.

Моннан тыш, министрлыклар мәктәпләрдә балалар һәм үсмерләр өчен заманча Россия фильмнарын күрсәтү турында килештеләр.

Сергей Кравцов сөйләгәнчә, Россия Мәгариф министрлыгы шулай ук С.А. Герасимов исемендәге Бөтенроссия дәүләт кинематография институтын мәктәп медиаүзәкләрен үстерүгә җәлеп итү мәсьәләсен дә эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International