1 февральдә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин эшлекле сәфәр белән Казанның Идел буе районы балалар йорты тәрбияләнүчеләр янында булды.
Балалар йорты директоры Марина Самойлова кунакларны ятим балаларның һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның яшәү һәм тәрбия шартлары белән таныштырды. Илсур Хәдиуллин тәрбияләнүчеләр белән аралашты, алар балалар йортындагы тормышы, мавыгулары һәм казанышлары турында сөйләделәр. Кунаклар индивидуаль һәм яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, ятим балаларның һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның шәхесен социаль адаптацияләү һәм оптималь үстерү мөмкинлекләрен бәяләделәр.