Лениногорскида ятим балалар өчен оешмалар арасында хоккей буенча республика турниры узды

2023 елның 3 феврале, җомга

31 гыйнварда Лениногорскида “Шугалак” балалар йортында һәм интернат мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр арасында алкалы хоккей буенча II республика турниры узды. Турнир Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Шәфигуллин ярдәме белән узды.

Турнир ачылышында мәртәбәле кунаклар: Лениногорск башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, ТР Дәүләт Советы депутаты ярдәмчесе Радик Мөхәммәтҗанов, Лениногорск балалар йортының попечительләр советы рәисе урынбасары Евгения Рослова, “Безнең йорт” хәйрия фонды директоры Алия Хәкимова һәм  ятим балалар өчен учреждениеләр җитәкчеләре катнашты.

II Республика турниры йомгаклары буенча,  1 урынны  Әлмәт балалар йорты тәрбияләнүчеләренең «Шкид» командасы,  2 урынны  Лениногорск балалар йорты тәрбияләнүчеләренең «Вихрь» командасы,  3 урынны  Лаеш балалар йортында тәрбияләнүчеләрнең “Лаеш” командасы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International