КФУда беренче тапкыр «Югары проба» Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы узачак

2023 елның 3 феврале, җомга

Казан федераль университетында 10 февральдән 19 февральгә кадәр «Югары проба» Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы узачак.

КФУ Мәгариф департаментының сәләтле мәктәп укучылары белән эшләү үзәге директоры Диләрә Муравьева хәбәр иткәнчә, бу олимпиада КФУ һәм «Югары икътисад мәктәбе» фәнни-тикшеренү институты арасында Казан университеты мәйданчыгында беренче тапкыр үткәрелә.

Олимпиадада катнашучыларның 25 проценты призер булачак, шуларның якынча 8 проценты җиңүче дип игълан ителәчәк.

«Югары проба» олимпиадасында җиңүчеләрнең һәм призерларның исемнәре мартта билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International