А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетына "Крылья Ростех" Бөтенроссия мәгариф проекты кысаларында студентлар инглиз теле буенча зачет бирде.
Көзге семестр дәвамында студентлар төп һәм өстәмә белем бирү программасы кысаларында чит телләр, рус һәм рус теле урынына чит телләр кафедрасы укытучылары җитәкчелегендә инглиз телен өйрәнделәр. Укучылар аттестация комиссиясенә зачет тапшыралар.
Эш бирүчеләрдән бәйсез күзәтүчеләр сыйфатында Наталья Савина («Казан вертолет заводы» АҖ), Валерий Матросов (С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы - Туполев ҖАҖ филиалы) ,Елена Биктяшева («В.И. Шимко исемендәге радиоэлектроника» НПО» АҖ, Раил Җиһаншин («Радиоприбор» Казан заводы АҖ) катнаштылар.
Уку нәтиҗәләре буенча барлык студентлар дәресләрдә эшләнгән күнекмәләрне күрсәттеләр, аттестацияне уңышлы үттеләр һәм каникулдан соң инглиз телен өйрәнүнең яңа этабына керешәчәкләр.
Исегезгә төшерәбез, "Крылья Ростех" Бөтенроссия мәгариф проекты Ростех дәүләт корпорациясе тарафыннан авиатөзелеш тармагының инженерлык кадрларын әзерләү матсатын куя.