24 нче гыйнварда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Лениногорск муниципаль районы мәгариф идарәсе белән берлектә, Лениногорск районының В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Үсеш ноктасы» табигый-фәнни һәм технологик юнәлешле үзәкләр җитәкчеләре өчен «Укучылар компетенцияләрен үстерү чарасы буларак интеграцияләнгән дәрес» республика семинары уздырды. Семинарда өлкән сыйныф укучылары өчен интеграцияләнгән дәресләрне нәтиҗәле оештыру мәсьәләләре, өстәмә белем бирү учреждениеләре белән «Үсеш ноктасы» үзәкләренең үзара хезмәттәшлеген оештыруның иң яхшы практикалары өйрәнелде, Шөгер авылы Нефть музее мисалында музей педагогикасы мөмкинлекләренә аерым игътибар бирелде.
«Үсеш ноктасы» үзәкләре эшен оештыруда идарә тәҗрибәсе белән В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта мәктәбе директоры урынбасары Элеонора Нуретдинова уртаклашты.