Якындагы ике елда Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары мәктәпләрендә 12 ашханәне ремонтлау планлаштырыла. Ике районның гомуми белем бирү учреждениеләрендә азык-төлек блогы тулысынча яңартылачак. Бу хакта Казан мэры Илсур Метшинга Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов ел йомгаклары буенча хисап киңәшмәсендә сөйләде.
Быел 1, 10, 17, 68, 129 нчы мәктәпләрдә һәм 28 нче гимназиядә азык-төлек блокларын ремонтлаячаклар. Эшләр җәйге каникул вакытында үткәреләчәк. Ашханәләрдә электр һәм су белән тәэмин итү челтәрләрен, канализация һәм вентиляция системаларын яңартачаклар, буяу-бизәү эшләре үткәрәчәкләр. Мәктәп рестораннарына яңа савыт-саба, җиһазлар урнаштырачаклар.
2024 елда тагын 6 ашханәдә эшләр үткәреләчәк. Шуннан соң Вахитов һәм Идел буе районнарының гомуми белем бирү учреждениеләрендә барлык азык-төлек блоклары мәктәп рестораны форматында эшләячәк. Мәктәп ашханәләрен модернизацияләү программасы Казанда 2019 елда старт алды. Бу вакыт эчендә Вахитов һәм Идел буе районнарында 28 азык-төлек блогы ремонтланган, шуларның 7сен узган ел яңартканнар. Хәзер Казанда 144 мәктәп рестораны эшли.
Ремонт эшләреннән тыш, залларда ашарга утыру урыннарын арттыру өчен бүлмәләр яңартыла. 4 ел эчендә ашханәләрне яңарту һәм мәктәпләр төзү исәбенә залларда утырту урыннары саны 7700гә диярлек арткан. Узган елда Вахитов һәм Идел буе районнары ашханәләрендә өстәмә 54 урын барлыкка килде.