Яңа инклюзив үзәк Казанның Идел буе районында барлыкка киләчәк

2023 елның 4 феврале, шимбә

Быел Казанда сәламәтлек үзенчәлекләре булган балалар өчен инклюзив үзәк ачарга планлаштыралар. Ул укыту-күнегүләр үткәрү фатирын, спорт һәм актлар залларын үз эченә алачак. Бу хакта Казан мэры Илсур Метшинга Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов ел йомгаклары буенча хисап киңәшмәсендә сөйләде. Инклюзив үзәк Ипподромная урамыының  18йортында  барлыкка киләчәк. А.Салихов аңлатканча, урын сайлаганда, шул исәптән транспорт белән барып җитү мөмкинлеге исәпкә алынган. Бинаның  проекты ата-аналарның үтенече  нигезендә эшләнгән. Әйтик, үзәктә тренажерлары булган җайлаштырылган спорт залы булачак. Мондый киңлекләргә шәһәрдә ихтыяҗ зур, дип ассызыклады А.Салихов, бүгенгә мондый заллар «Талантика» клубында һәм «Ак бүре» спорт мәктәбендә бар. ОВЗлы балалар һәм өлкәннәр өчен спорт комплексы “Ярдәм” мәчете территориясендә дә эшли. Мәйданы 1200 кв.м булган ике катлы бинада көн саен 500 кеше( паралимпиячеләрне дә кертеп) 15 спорт төре буенча шөгыльләнә ала.

Шулай ук яңа үзәктә балаларны профориентацияләүгә игътибар биреләчәк - кулинария, типография һәм гамәли сәнгать буенча дәресләр үткәрү планлаштырыла. Үзәк инклюзив булачак, шуңа күрә аңа нормотипик балалар да йөри алачак. Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында 2800 дән артык инвалид яки сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән бала яши. Алар өчен районнарда берничә ял итү үзәге эшли. Шуларның берсе - "Үзгәреш" - 2022 елда ачылды. Үзәк 273 баланы сыйдыра, алар өчен түгәрәкләр, спорт һәм иҗат секцияләре оештырыла.

Шулай ук декабрьдә капремонттан соң "Хыял" инвалидлар өчен ял итү үзәгендә дәресләр яңадан башланды. Учреждение 101 тәрбияләнүчене сыйдыра, дәресләргә өлкәннәр һәм балалар йөри ала. Биредә аларны рәсем ясарга, кул эшләренә өйрәтәләр, үзәктә шулай ук канистерапия буенча дәресләр уздырыла. Альберт Салихов шәһәр мэрына балалар һәм аларның әти-әниләренең рәхмәт сүзләрен җиткерде. Моннан тыш Казанның Вахитов районында шәһәрдәге  беренче "Симург" инклюзив ял итү үзәге эшләвен дәвам итә. Мәйданы 240 кв.м булган учреждение 7 дән 14 яшькә кадәр балалар йөри. Үзәктә программалаштыру һәм робототехника буенча дәресләр уза, шулай ук театр студиясе эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International