Казан вузлары беренче дулкынга укырга алынырга тәкъдим ителгән абитуриентлар исемлеген бастырган

2013 елның 2 августы, җомга
Казан вузлары – КФУ, Казан илкүләм тикшеренү технология университеты-КХТИ, Казан илкүләм тикшеренү техник университеты-КАИ, КДЭУ һ.б. – төрле белем алу формалары буенча беренче дулкынга кабул итүгә тәкъдим ителгән абитуриентлар исемлеген бастырган. 1 нче курска укырга кабул ителгән абитуриентларның исемнәре 5 нче августта билгеле була.
Инде хәзер кайбер вузларның сайтларында, мәсәлән, Казан илкүләм тикшеренү технология университеты-КХТИ, Казан илкүләм тикшеренү техник университеты-КАИ сайтларында, абитуриентларны 1 нче курска максатчан кабул итү һәм конкурстан тыш кабул итү турында приказлар урнаштырылган.
Вузларга кабул итүнең икенче дулкыны 5 нче августта старт ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International