Рус теленнән БДИ нәтиҗәләре техник вузларга кергәндә мәҗбүри булмаячак

2023 елның 6 феврале, дүшәмбе

2024 елдан рус теле буенча БДИ нәтиҗәләре югары уку йортларына инженер белгечлекләренә керүчеләр өчен мәҗбүри булудан туктаячак. Математика, физика һәм информатика буенча имтиханнар гына мәҗбүри булачак.

"2024 елдан бирле без кертергә теләгән системалы чара вузлар өчен революцион чара, - без инженерлык белгечлекләре һәм юнәлешләренә  бары тик математика, физика һәм информатика  имтиханнары буенча гына кабул итәргә, ә рус телен өстәмә буларак исәпкә алырга телибез", - диде министр Рыбинскта Россия авиапромы өчен кадрлар әзерләү буенча үткәрелгән  киңәшмәдә.

Элегрәк шул ук темага Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов та әйткән иде. Ул инженер белгечлекләре өчен рус теленнән имтихан  балларның минималь дәрәҗәсен расларга тәкъдим итте: 36 яки 24 балл.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International