Казан федераль университеты Россия фәне көненә багышланган чаралар сериясен уздырачак. Лекцияләр, интерактив программа белән таныштырабыз. 8 февральдә «УНИКС» КФУның КСКда «Белем территориясе» фән фестивале була. Программа кысаларында катнашучылар лекторияләргә (аудитория № 601, 603) бара алачак.
Үз белемнәрен тикшерергә теләүчеләр IT-диктант яза алачак. Чара 13.30 дан 14.30 га кадәр узачак. Теркәлү - сылтама буенча.
Бу көнне «УНИКС» студентлар фәнни түгәрәкләре эшчәнлеген тәкъдир итү мәйданчыгы булачак. Тантаналы чара кече залда узачак. Башлана 14.30 сәгатьтә.
Чараларның тулы исемлеге белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин. Чараларга килү алдан язылу буенча. Урыннар саны чикләнгән. Элемтә өчен телефон: 7 (960) 031-01-30.