14 февральдә ТР Милли китапханәсендә Бөтендөнья китап бүләк итү көнен билгеләп үтәчәкләр

2023 елның 6 феврале, дүшәмбе

14 февраль көнне ТР Милли китапханәсендә Бөтендөнья китап бүләк итү көне билгеләп үтелә. Катнашучылар китап алыша яки аларны бүләк итеп бирә алачак. Оештыручылар  китапларны  яхшы хәлдә китерергә киңәш итә.

Чара 18:30да башлана, катнашу өчен алдан теркәлү узарга кирәк, дип хәбәр итә ТР Милли китапханәсе матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International