«Туган тел һәм әдәбиятның иң яхшы укытучысы» конкурсының йомгаклау этабы 2023 елда Карачай-Черкес Республикасында узачак

2023 елның 6 феврале, дүшәмбе

Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов "Туган тел һәм туган әдәбиятның иң яхшы укытучысы" Бөтенроссия һөнәри конкурсының йомгаклау этабын уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты, ул Черкесск шәһәрендә узды. Бу регион 2023 елда конкурсның  йомгаклау  этабын уздыру мәйданчыгы булачак.

Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, конкурсның төбәк этабы 1 мартта старт ала (туган тел программалары тормышка ашырыла торган Россия субъектларында). Узган елгы конкурс финалистлары сынауларга остазлар сыйфатында катнашачак. Конкурсның йомгаклау этабы 18-25 сентябрьдә Карачай-Черкес Республикасында узачак.

Карачай-Черкес Республикасының мәгариф һәм фән министры Инна Кравченко конкурсның оештыру комитеты төзелүе турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, финал сынауларыннан тыш, конкурста катнашучылар өчен төбәкнең билгеле бер урыннарына - Архыза, Домбай, шулай ук музейларга һәм картиналар галереясенә бару буенча киң мәдәни программа планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International