Мәгариф министрлыгы БДИ үткәрүнең яңа тәртибен эшләде

2023 елның 6 феврале, дүшәмбе

Яңалыклар нигезендә, имтиханда катнашучылар БДИда катнашу турындагы гаризаларда күрсәтелгән предметларны алыштыра алачак, шулай ук,  җитди сәбәпләр булганда тапшыру срокларын да.

Хәрби хезмәткә чакырылучы яисә хәрби вузларга керә торган контрактчы хәрби хезмәткәрләр хезмәт урыны буенча тиешле гаризалар бирү мөмкинлеге алачак.

Шулай ук Мәгариф министрлыгы йомгаклау иншасын уздыруның өстәмә датасын да үзгәртергә планлаштыра: майның беренче чәршәмбесеннән  апрельнең икенче чәршәмбенә.

Хәзер документ гавами фикер алышу стадиясендә. Кабул ителгән очракта ул 2023 елның 1 сентябреннән үз көченә керәчәк һәм алты ел гамәлдә булачак дип күздә тотыла.

Элегрәк Россия Мәгариф министрлыгы, мәктәпкәчә белем бирүнең федераль программасын да раслаган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International