Татарстанда «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының зона этаплары уза

2023 елның 6 феврале, дүшәмбе

Хәзерге вакытта республикада «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының зона этабы уза. 30 гыйнварда 4 нче зона конкурсантларын Кукмара районы каршы алды. Әтнә, Кукмара, Балтач, Арча, Биектау һәм Теләче районнары муниципаль этапларда җиңүче укытучылар, үзләренең дәресләрен һәм мастер-классларын Кукмараның А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицей базасында күрсәттеләр.

Зона этапларының экваторы  Яр Чаллыга туры килде. 5 нче зона Тукай, Минзәлә, Әгерҗе, Менделеевск районнары укытучыларын кунакчыл каршы алды. Зәй районы 3 һәм 4 февральдә Түбән Кама, Актаныш, Мөслим һәм Сарман районнары укытучыларын каршы алды. Алда тагын 3 нче конкурс мәйданчыгы эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International