ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен Казанның 11 нче интернат-мәктәбендә булдылар. Интернат-мәктәп директоры Елена Фәхретдинова балаларга белем бирү шартлары белән таныштырды, «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты буенча заманча җиһаланган сыйныфларны күрсәтте.
Аннары кунаклар гаилә тибындагы төзекләндерелгән фатирларда, балалар яшәгән корпусларда булып, йокы бүлмәләрен карадылар. Интернат-мәктәп укучылары Илсур Гәрәев һәм Алсу Мөнип кызы белән рәхәтләнеп аралаштылар. Балалар шигырьләр сөйләделәр, рәсемнәр, эшләнмәләр күрсәттеләр һәм үзләренең казанышлары турында кызыксынып сөйләделәр. Кунаклар 11 нче интернат-мәктәптә ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны укыту һәм яшәү шартларына югары бәя бирделәр.