Карачай-Черкес Республикасыннан Лисовенко-Тихоновлар педагогика династиясе вәкилләре, укуытучылар Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов һәм республика башлыгы Рәшит Темрезов белән очрашты. Алар мәгариф системасында соңгы берничә елда булган үзгәрешләр һәм укытучы һөнәренең гаилә өчен әһәмияте турында фикер алыштылар.
Динанистиянең педагогик стажы 80 елдан артык тәшкил итә. Гаиләнең өлкән әгъзасы - Черкесск шәһәренең 5 нче гимназиясендә укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Зинаида Лисовенко 50 елдан артык гомуми белем бирү мәктәбендә эшләде. Аның кызы - 5 нче гимназиянең башлангыч сыйныф укытучысы Светлана Тихонова. Һәм династиянең кече вәкиле Дарья Тихонова, параллель рәвештә Умар Хабәков исемендәге Карачай-Черкес педагогика көллиятендә һәм У.Д.Алиев исемендәге Карачай-Черкес дәүләт университетында укый.
Очрашу ахырында мәгариф министры династия вәкилләренә ведомство бүләкләре тапшырды.
Черкесскның 5 нче гимназиясе укытучысы Светлана Тихоновага күпьеллык намуслы хезмәте һәм мәгариф өлкәсендәге зур казанышлары өчен Россия Федерациясе мәгариф өлкәсе мактаулы хезмәткәре исеме бирелде. 5 нче гимназиянең укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары Зинаида Лисовенко мәгариф оешмасында күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәте өчен “Профессиягә тугрылык өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Дарья Тихонова Россия Мәгариф министрлыгыннан Рәхмәт хаты алды.