«Белем сыйфатын мониторинглау республика үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты боерыкнамәсенә (№ 63-р, 31.01.2005) нигезләнеп, бердәм дәүләт имтиханын кертү буенча Бөтенрәсәй экспериментын оештыру һәм методик базасын тәэмин итү, Татарстан Республикасында белем бирү сыйфатын бәяләүнең бәйсез дәүләт системасын формалаштыру максатыннан ачыла.
Хәзерге вакытта «Белем сыйфатын мониторинглау республика үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе Татарстан Республикасында бәяләү процедураларын мәгълүмати-технологик, методик яктан оештырып, җитәкләп бара торган бердәнбер үзәк булып тора.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә безнең үзәк дәүләт йомгаклау аттестациясен (БДИ, ТДИ, ГВЭ, БРИ), Бөтенроссия тикшерү эшләрен, белем бирү сыйфатын милли өйрәнүне, белем бирү сыйфатын бәяләү системасының региональ системасы (РСОКО) план-графигын тормышка ашыру кысаларындагы региональ диагностика эшләрен һәм мониторинг тикшеренүләрен үткәрүне оештыра һәм җитәкләп бара.
Республикада дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек кысаларында «Белем сыйфатын мониторинглау республика үзәге» федераль һәм региональ апробация һәм тренировка чараларын, укыту семинарларын уздыра.
Дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру вакытында «Белем сыйфатын мониторинглау республика үзәге» мәгълүматны эшкәртүче региональ үзәк функциясен башкара, фән һәм конфликт комиссияләре эшен тәэмин итә.
«Белем сыйфатын мониторинглау республика үзәге» эшчәнлегендә мәгълүмати куркынычсызлыкка аерым игътибар бирелә. Район мәгариф бүлекләре, БДИ һәм ТДИ уздыру пунктлары белән элемтә өчен VPN челтәре бар, ул Федераль куркынычсызлык хезмәте (ФСБ) һәм Техник һәм экспорт контроле буенча федераль хезмәт (ФСТЭК) сертификатларына ия.
Моннан тыш, «Белем сыйфатын мониторинглау республика үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе белгечләре төбәктә белем бирү сыйфатын бәяләү өчен программа чараларын эшләү һәм адаптацияләүне тәэмин итәләр.
2022 елдан башлап, БДИ уздыруның технологик үзенчәлекләре булып «Аудиториядә имтихан материалларының тулы комплектларын бастыру», «Аудиториядә сканерлау», «Интернет челтәре аша имтихан материалларын тапшыру» торды. Әлеге технологияләр имтихан уздыру барышын сизелерлек тизләтергә мөмкинлек бирде һәм үткәрү процедурасына уңай йогынты ясады.
Дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләрен бәяләүдә төп рольләрнең берсен фән комиссиясе эксперты алып тора. Аның эшчәнлеге спецификасы булып, Федераль педагогик үлчәнешләр институты тарафыннан эшләнгән катгый бәяләү критерийлары буенча киң җаваплы биремнәрне тикшерү һәм бәяләү тора.
Фән комиссияләрнең сыйфатлы эшен оештыру максатында Татарстан Республикасында ел саен фән комиссияләре составын формалаштыру буенча «юл картасы» раслана. Әлеге документның чараларын гамәлгә ашыру кысаларында «Белем сыйфатын мониторинглау республика үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе фән комиссияләре рәисләре белән берлектә, билгеләнгән таләпләргә җавап бирүче затлардан фән комиссияләрен формалаштыру буенча планлы системалы эш алып бара.
Безнең уңышларыбызның нигезе булып, белем бирү системасының барлык дәрәҗәләрендәге барлык хезмәткәрләрнең эшчәнлеге, шул исәптән безнең үзәк коллективының системалы эше тора!
Безнең үзәк физик затларга, оешмаларга, муниципаль районнарга БДИ/ТДИ форматында тестированиеләр үткәрү, аерым уку предметлары буенча фән комиссияләре экспертлары катнашында консультацияләр һәм укыту семинарлары оештыру, шулай ук тестлауда катнашкан һәр укучы өчен индивидуаль анализ һәм имтиханга әзерлек өчен аерым тәкъдимнәр бирү өстендә өстәмә эшчәнлек алып бара.
«Белем сыйфатын мониторинглау республика үзәге» дәүләт бюджет учреждениесендәге ресурслар төрле чараларны югары дәрәҗәдә үткәрергә һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтергә мөмкинлек бирә. Алынган нәтиҗәләр региональ һәм муниципаль дәрәҗәләрдә гомуми белем бирү сыйфатын күтәрүгә ярдәм итә.