Педагогик эшчәнлектәге казанышлар өчен укытучыларга президент премияләре саны 1 меңнән 1 250 гә кадәр арткан. Указны РФ Президенты Владимир Путин имзалады, документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
Үзгәрешләр д, әүләт башлыгы мондый премияләрне гамәлгә куйган 2018 елгы указга кертелгән. Акчалата бүләкләү « укытучы һәм тәрбия эшчәнлеген камилләштерү, аларның иҗади һәм һөнәри потенциалын үстерүгә стимуллаштыру» өчен кертелгән.
Премияләр ел саен Укытучылар көнендә бирелә, һәркайсының күләме - 200 мең сум.