Россия фәнни оешмалары студентларны белгечлек программалары буенча өйрәтә башлаячак. Элегрәк мондый хокукка бары тик югары уку йортлары гына ия иде. Тиешле законга Россия Президенты Владимир Путин кул куйды.
Студентларны Россия Хөкүмәте раслаган оешмалар өйрәтә алачак. Бу илдә квалификацияле белгечләр санын арттырырга мөмкинлек бирәчәк, дип көтелә.
"Исеме Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан раслана торган фәнни оешмалар белем бирү эшчәнлеген белгечлек программалары буенча гамәлгә ашырырга хокуклы", - диелә законда.